Hosted by uCoz
Hosted by uCoz
Hosted by uCoz

ИНФОРМАЦИИ: официальная  знаменитые люди района  физическая карта района  населенные пункты  | 

общеобразовательные учреждения | промышленно-производственные предприятия | сельскохозяйственные предприятия | разные услуги

 

 

Районыбызның данлыклы кешеләре.

 

 Балтач энциклопедиясе - Казан; "ПИК Идел-Пресс", 2006 ел,416 бит.

  Төзүче мөхәррире Гарифҗан Мөхәммәтшин.

 

Республикабызның иң төньягында урнашкан Балтач районы мәшһүр Г.Тукай данлаган ямьле Казан артының бер төбәге. Унсигезенче гасырның икенче яртысында ук Себергә сөргенгә китешли бу төбәк авылларында тукталган атаклы рус демократы язучы А.Н. Радищев, унтугызынчы гасырның беренче яртысында Себер һәм Үзәк Азиягә сәяхәте вакытында безнең як халыкларының тормышы белән кызыксынган танылган галим һәм сәяхәтче П.П. Семенов-Тян-Шанский  Балтач ягы кешеләре, аларның хезмәте һәм көнкүреше турында сокланып язганнар. Якты җанлы, изге гамьле, көләч йөзле, нык бәдәнле, фидакарь рухлы кешеләр яши бу төбәктә. Хезмәттә дә, яуда да, фәндә дә, мәдәнияттә дә үз сүзләре, үз йөзләре бр аларның.

"Бай тарихлы Балтач җире һәрвакыт күркәм кешеләре белән дан тотты. Монда борынгы заманнардан ук үзара аңлашып, бер-берсен ихтирам итеп,тату гаилә булып татарлар, удмуртлар,марилар, руслар һәм башка милләт вәкилләре яши. Авыр сугыш чорында да, тыныч хезмәт елларында уңганлык, кыюлык күрсәтеп, кулдан килгәннең барысын да эшләделәр һәм эшлиләр"- менә шундый бәя биргән иде балтачлыларга республикабыз Президенты М.Ш. Шаймиев районыбызның хезмәт алдынгылары җыенында.

Бу китап нәкъ менә шул балтачлылар-шушы якты төбәкнең күп гасырлык тарихына, аның үсешенә-алгарышына иң саллы өлешне керткән, үзенең хезмәте һәм батырлыгы белән аны данлаган фидакарь җанлы кешеләр турында. Ул "Балтач энциклопедиясе" дип аталган һәм ике китаптан торачак хезмәтнең беренче китабы.Беренче китапта районыбызның 949 данлыклы кешесе турында мәгълүмәт бирелгән. Мәсәлән:

Апанаев Габдулла Габделкарим улы

Дин эшлеклесе, публицист, мөгаллим

1862 елның 15 мартында Вятка губернасының Малмыж өязе Сосна авылында икенче гильдияле Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган. Әтисе Габделкарим Исхак улы Апанаев Балтач төбәгендә киң сәүдә иткән. Габделкарим бай унсигезенче гасыр уртасында дәләт крестьян Давыт Апанаевтан башланган, киң ботакланган данлыклы һәм иң борынгы Казан сәүдәгәрләре династиясенең бер тармагы.

1870 елда Габдулла Казанның иң шөһрәтле дини уку йортларының берсе булган “Мәрҗания” мәдрәсәсенә йөри башлый.Ул татар тарих фәненә нигез салучы Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерте була. Үзенең гаҗәеп сәләте һәм тырышлыгы белән Габдулла остазының тиз арада яраткан шәкертенә әверелә. Аның Мәрҗанинең вафатыеа күп калмастан кызы Бибиһава белән никахлануы моны ачык дәлилли.

Мәдрәсәне тәмамлагач яшь рухани унтугызынчы гасырның сиксәненче еллары ахырында Төркия һәм Мисырга сәфәр чыга. Сәфәренең максаты зур- чиксез фаҗигаләр һәм кысрыклаулар кичереп үз-үзенә бикләнгән халкын бу торгынлыктан чыгару юлларын эзләү.

Казанга кайту белән ул шәһәрнең иң эре һәм иң бай мәхәләсе булган Печән базары мәхәлләсендәге Юныс мәчетенең икенче имамы итеп билгеләнә-бу турыда указ 1890 елның15 декабрендә алына.

1898 елда Г.Апанаев дәүләт теркәлүе үткәнҗ татар мөселман хәйрия җәмгыятенең җитәкчесе итеп сайлана һәм аның эшен нык җанландыруга, мөмкинлекләрен киңәйтүгә ирешә бу хәрәкәткә зур татар байларын җәлеп итә. Нәтиҗәдә 1904 елда 80 балага исәпләнгән, һөнәрчелек сыйныфы булган татар балалар приютчы ачу мөмкинлеге туа. Үзе бу оешманың почетлы әгъзасы итеп сайлана.

Г.Апанаев россиядәге мөселман сәяси партиясе"Иттифак әл-мөслимин"не оештыручыларның, аның сәяси документларын эшләүчеләрнең берсе була. Парти үзенең программ максатларыннан берсе итеп барлык халыкларның тигезлегенә ирешүне куя. Ул шулай ук "Азат" газетасын оештыручыларның берсе була-газетаның беренчн саны 1906 елның 1 февралендә чыга. Тиздән әләге партия йогынтысында татар мөселман яшләренең "Берлек" оешмасы туа. Болар барысы да Казан губернасында гына түгел, бөтен Россия киңлегендә татар милли сәяси хәрәкәтенең кискен көчәюенә китерә һәм хөкүмәтне куркуга сала. Бу хәрәкәтнең активистларына каршы эш кузгатыла һәм Эчке эшләр министры карары белән 1908 елның 17 мартында Г.Апанаев, Г.Баруди, С.Галиев, Г.Казаков,Г.Исхакый ике елга Вологда губернасына сөрелә.

Сөргеннән ул 1910 елның 31 мартында кайта һәм кабат сәяси эшчәнлеккә күмелә. Казан дәүләт думасына гласный итеп сайлана, үз кандидатурасын Дәүләт Думасына сайлауларда куя.

Г.Апанаевның гомере фаҗигале төстә өзелә.1919 елның җәендә ул заложник итеп алына һәм бернинди нигезсез М.Вахитовны үтерүне оештыруда гаепләнеп, кызыл гаскәрләр тарафыннын атып үтерелә.

Әскаров Ралиф Рафик улы

Спорт остасы

1958 елның 13 апрелендә Курмала авылында туган.1975 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлап,Ленин исемендәге колхозда эшли башлый. 1976-1978 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия  факультетына укырга керә. Институтта уку чорында чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә башлый. "Буревестник" ирекле спорт җәмгыяте командасына алына. республика студентлары чемпионатларында берничә мәртәбә призер, җиңүче була.

1983 елда укуын тәмамлап "Урожай" ирекле спорт  җәмгыятенең Балтая районы Советы рәисе булып эшли башлый. 1984-1995 елларда-район яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры. 1995 елдан - Балтая мәктәп-гимназиясенең физкулҗтура укытучысы.

Рәлиф күп республика ярышларында җиңүчә булды, призерлар составына керде. 1984 елда "Урожай" ирекле спорт  җәмгыятенең үзәк Советы беренчелегенә Свердловск шәһәрендә уздырылган ярышларда 50 км ераклыкка узышта икенче урынны алды.

1984 елда СССРның спорт мастеры исеме бирелде.

      

   Бу китапны сез Гарифҗан Мөхәммәтшин белән элемтәгә кереп таба аласыз.

Адрес: Ибраһимов урамы, 19 йорт.

Телефон: 2-59-17, 8-917-271-4956

НАВЕРХ.

 

 
Hosted by uCoz
 

ДАТА/ВРЕМЯ:


Hosted by uCoz
Hosted by uCoz
Hosted by uCoz
       


 

 По вопросам, предложениям и замечаниям обращайтесь к создателям проекта!

 

Наши контакты:

Гильмутдинов Ранис

тел.: 89274321533;

е-mail: ranis93@list.ru

Cадыйков Азат

тел.: 89178674568;

е-mail: sad-azat@mail

Габдрахманов Салават

тел.:89196351344

Baltasi-inform@yandex.ru  

 

САЙТ БАЛТАСИ-ИНФОРМ!!!

 

Hosted by uCoz