Смәел авылы тарихыннан

Смәел авылы районның  төньяк-көнчыгышына, район үзәгеннән 25 километр ераклыкта Шушма елгасының сул ягына урнашкан. Авылдан 2-3 километрда Себер тракты үткән (хәзерге Казан-Малмыж-Пермь юлы).

Элек бу тирәләрдә марилар яшәгәннәр. Татарлар килгәч алар киткәннәр. Татарларның җитәкчесе бик кыю, укымышлы мулла, сәүдәгәр Исмәгыйль исемле булган дигән фаразлар А. Авыл да аның исеме белән аталган. Исмәгыйль Исмаил авылы, соңрак Смәел булып киткән.

Кешеләр урманнарны чистартып, иген кырлары ясаганнар, иген иккәннәр. Арыш, А, солы, борчак, ясмык чәчкәннәр. Урманнан чистартылган җирләр чистарткан кешеләрнең исемнәре белән аталганнар һәм алар соңгы көннәргә кадәр сакланганнар әле. Мәсәлән «Мөчтәр әрчүе» (басуы дип аңларга кирәк), «Нәзир әрчүе», «Ибрай әрчүе» һ.б.

Кайбер мари гаиләләре күчми калганнар, татарлар белән бергә яшәгәннәр. Марилар яшәгәнлекне белдерүче билгеләр бар.

Хәзерге машина паркы урынында мариларның дини теләкләр тели торган гыйбадәт урыны «теләүлек» булган. Анда үскән агачны «теләүлек агачы» дип йөрткәннәр. Ул агачка кул тидерүче булмаган (ярамаган). Татарлар, әгәр сыерлары авыртса, шул агачны өч мәртәбә әйләндереп кайта торган булганнар.

Фәхертдинов Фәсхетдин картның бакчасыннан тәреләр табылуы турында да сөйләүләр йөри.

Вакытлар узу белән авыл зурайган, халык саны арткан, җир җитми башлаган. Моннан 200 еллар элек Смәел кешеләре Малмыж районына күчеп, хәзерге Яңа Смәелгә нигез салганнар (Вятка Аланы юлында), 1924 елда Мари Республикасында Смәел Пүчинкәсе төзелгән, 1928 елда берничә хуҗалык Виноград авылына күчеп утыра. Бу авылны Иске Чепьяда Арборка елгасы суы гына аерып торган (хәзер Виноград авылы яшәүдән туктаган А).

Смәел авылы 1860 еллардан башлап 1920 елга кадәр башта Вятка губернасы Сизнер волосте, 1920-1930 елларда ТАССР ның Сизнер, Чепья волостьлары составында А. Смәел кешеләреннән Садыйк Кәримов Нослада 13 ел дәвамында (1882-1895) старшина булып торган. Ул авылда русча укый-яза белүче бердәнбер А саналган. 1896 елдан революциягә кадәр Гыйззәтулла Ибәтуллин волостьта старшина булып эшләгән.

Смәелдән Галимулла Газизуллин, Якуп Ильясов, Заһидулла Ибәтуллин, Әсхәдулла Миннебаев, Закир Галимов, Әхмәди Әхмәровлар 1905 елгы рус-япон сугышында катнашканнар.

Революцияне яклап гражданнар сугышында катнашканнар да бар. Ризван Мөхәммәдиев, Йосыф Сабирҗанов, Нәҗип Гомәров, Гарифҗан Галимов (яраланып А аягын өздерә), Мөхәммәтгали Гыйматдинов, Гариф Хуҗин, Әхмәди Әхмәров, Зариф Хуҗин, Нәби Садыйков, Якуп Йосыпов, Фазылҗан Идрисов, Сәмигулла Бәдертдинов һ.б.

1917 елда авылда ярлылар комитеты төзелә. Аның составында Әхмәди Әхтәмов, Ризван Гыйбадуллин, Нигъмәтулла Хәмидуллин, Хафиз Баһаветдинов, Зиатдин Фазуллин эшләгәннәр.

Беренче авыл советы рәисе итеп Әхмәди Әхтәмов сайланган.

Авылда колхоз 1930 елда төзелә. Шакир абзый Сабирҗанов хатирәләреннән:

«1930 елның сабан чәчүен без 26 хуҗалыкны берләштереп күмәк хезмәт  белән башкардык. Бер генә чәчү машинасы бар А. Аның киңлеге 1 генә метр булып, А ат тарта А. Чәчү орлыкларын А җанга 3 пот исәбеннән җыйдык. Беренче адымнар шулай башланды».

Колхозның беренче рәисе Бакудан җибәрелгән «25 меңче» Солтан Дибитаев. Колхозга Шаумян исеме дә аның тәкъдиме белән бирелә. 1930  елда ул (Түнтәр районы чоры) МТС А эшкә тәгаенләнә һәм «Колхозстрой» оешмасы тарафыннан Смәелгә тәкъдим ителә, колхоз төзелешендә актив катнаша.

1934 елдан С.Дибитаев башка эшкә күчерелә, Балтач «Стахановец» артеле җитәкчесе, соңыннан райисполкомның сәүдә бүлеген җитәкли. 1939 елда районнан китә.

Шаумян колхозы рәисләре булып Рамазан Гыйльметдинов, Шәйхи Шәрәфетдинов (Түнтәрдән), Гайфетдин Сәләхиев, Гаптрахман Фәйзрахманов, Һади Садыйков һәм 1950 елдан 32 ел дәвамында Һади Мөхәммәтнәбиев эшләгән. Смәел авыл хуҗалыгы кооперативы рәисләре: Солтан Фатыйхов, Рәфыйк Гарифуллин, 2005 елдан Илһам Шакиров.

Колхоз тормышыннан вакыйгалар, кешеләр:

– 1934 ел, һәр хезмәт көненә 1 пот ашлык бирелә;

– 1934 елда Мөхәммәтгали Гыйматдинов, беренче буларак, борчак сугу машинасы, ашлык уру җайланмасы эшли;

– Гасимә Гыйльванова звено җитәкчесе, кырчылык бригадиры, колхоз алдынгысы һәм Мөхәммәди Дәүләтшин колхозчы ударникларның Бөтенсоюз съездына делегат булып сайланалар;

– Смәел, Шаумян исемендәге колхоздан колхоз хисапчысы Хаҗәр Нәбиева район Советы карары белән 100 сум премиягә лаек була;

– 1936 елда колхозга беренче автомобиль кайта, шоферы Смәел авылы егете Әдһәм Хәйдәров;

– Ферма мөдире Шакир Сабирҗанов 1941 елның июнь аенда Мәскәүдә ВДНХ күргәзмәсендә катнаша;

– Әминә Әүһәдиева – сыер савучы, «Хезмәттәге батырлык» медале һәм 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә;

– Разия Габдрахманова – сыер савучы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнә;

– Әлфинур Гарифҗанова – терлекче, Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе;

– Гафиулла Гатиатуллин – тракторчы, ТАССР ның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы;

– Хәертдин Гыйльметдинов – терлекче, Ленин ордены белән бүләкләнгән;

– Хисами Нәҗметдинов – укытучы, фронтовик, офицер, сугыштан соң 20 ел дәвамында Чепья, Балтач районнарында хуҗалык, партия һәм совет органнарында җитәкче булып эшләгән;

– Фаварис Галиев – агроном, РСФСРның атказанган агрономы. Ул үзенчәлекле иҗат кешесе дә. Туган авылы Смәелгә багышланган күп санлы шигырьләр язмалар авторы;

– Фазыл Закиров – терлекче, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән;

– Ильгиз Зарипов – инженер, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы;

– Равил Мөхәммәдиев – механизатор, ТАССР ның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы;

– Һади Мөхәммәтнәбиев – колхозчы, комбайнчы, фронтовик, 32 ел дәвамында колхоз рәисе, ВДНХ ның бронза медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Почетлы колхозчы;

– Бөек Ватан сугышына Смәелдән 262 кеше китә, 183 е һәлак була. Авылда  сугышта катнашканнар, һәлак булганнар истәлегенә «Дан аллеясы» булдырылган;

– Гайфетдин Гыйльметдиновка – сержант, пулеметчылар отделение командиры, КПСС члены, Днепр елгасын кичү операциясендә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә (1944 ел, 19 март, СССР Югары Советы Президиумы Указы);

– 1943 елда авылдашларына язган хатында: «… колхоз кырларында армый-талмый эшләвегез, фронтка булган ярдәмегез безне чиксез шатландыра, батырлыкларга канатландыра …» – дип белдерә ул үзенең кичерешләрен;

– Әйе, Смәел халкы тылда, авыр шартларда хезмәт итеп фидакарьлек үрнәкләре күрсәтә. Тылдагы фидакарьлек өчен авылның ­ 227 кешесе  «1941-1945 – Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен» медаленә лаек була;

– 1945 елның март аенда Смәел авылында 101 номерлы балалар йорты ачыла. 70 балага исәпләнгән  балалар йорты йөзләгән ятимнәрне ачлыктан, үлемнән коткарган, олы юлга чыгарган;

– Смәел балалар йорты 1955 елда ябыла, балалар Яңгул һәм башка балалар йортларына озатылалар. Аның тарихы – район тарихының бер өлеше ул.

Смәел авылы үзенең һөнәри осталары белән дан тота. Бигрәк тә тал чыбыгыннан  урындык, бишек, өстәл, бәбәй арбалары һәм башка йорт кирәк-яраклары ясау. Бу һөнәрнең чын остасы Хәмәтнәби Шәяхмәтов. Аның эш алымнары Чепья үргән әйберләр фабрикасында киң кулланыла. Тикмәгә фабрика мастерлары: «… Без һәммәсенә дә, халык иҗаты җәүһәрләре булган Смәел осталарыннан өйрәндек», – дип әйтмиләрдер.

Хәмәтнәби эшен бертуган Миннехан, Васил Якуповлар һәм аларның уллары дәвам итәләр.

Авылның һәвәскәр скульпторы  Габдулла Гыйззәтуллин үз эшенең чын остасы. Ул үзенең иҗаты белән район, республика күргәзмәләрендә катнаша, аның күп санлы сыннары, композицияләре музейларда урын алган. Ул Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйльметдинов бюстының авторы. (Бюст авыл мәдәният йорты каршына куелган).

Столярлар Рафаэль Хәбибрахманов, Марсель Гыйззәтуллин, Рәис Җиһаншин, Фәрит Әүһәдиевларның даны якын-тирәгә генә түгел, хәтта Казанга да таралган. Аларга мәчет манаралары ясарга заказлар күп килә.

Смәелдә советча укыту 1918-1920 елларда башлана, Арча кантоны чорында I нче баскыч мәктәп (дүрт класслы белем бирүче) ачыла. Архив мәгълүматларындә (1929 елгы саннар) Смәелдә 1972 кеше яшәгәнлеге, 4 класста 124 бала укыганлыгы һәм 3 укытучы Гаделшин Сәет, Беркутова Мәдинә, Фәезов Хәбир эшләгәнлеге теркәлгән. 1930-1931 уку елына, ягъни Балтач районы оешкач укучылар санын 160 ка җиткерү планлаштырыла.

Смәел мәктәбе 1934-1935 уку елыннан тулы булмаган урта мәктәп (ТБУМ) итеп үзгәртелә. Директоры итеп Садыйков Мөнир билгеләнә (Ватан сугышында үлә).

1937-1938 уку елында мәктәптә 14 укытучы эшләгән. Директоры Барсетдинов Нәҗип, завучы Гаделшин Габдулла.

1938-1939 уку елына урта мәктәп һәм 1944 елда кабат җидееллык итеп үзгәртелә.

1967-1968 уку елыннан урта мәктәп итеп торгызыла.

Смәел мәктәбендә эшләгән директорлар:  Михайлов Степан – (1934-1939), Зарипов Хәбиб – (1941-1942), Михайлов Степан – (1944-1949), Волкова Ольга – (1951-1956), Денисова (Кузнецова) Анастасия – (1956-1962), Михайлов Тихон – (1962-1970), Шакиров Камил – (1970-1972), Зәкиев Фаил – (1972-1992), Кәримов Альберт – (1994-1997), Фатыйхов Солтан – (1997-2001), Ибраһимова Нурзидә – (2001-2002), 2002 елдан Нәбиев Рәшит.

1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы елларында Смәел урта мәктәбе укучылары Бөтенсоюз ярышына кушылып зур хезмәт башкардылар. Мәсәлән, 1942 елда Смәел мәктәбе республикада 1 урынны, ә РСФСР буенча 3 урынны яулады (Татарстан АССР тарихы, 210 бит).

1983 елда 320 урынлы типовой мәктәп бинасы төзелә.

Яңа мәктәпне төзетүдә зур хезмәт, фидакарьлек күрсәткән һәм үзенең 20 елдан артык хезмәтен багышлаган директор Фаил Зәкиевның мәгарифне үстерүдәге хезмәте дә зур.

Смәел унбереллык мәктәбенең укучылар җитештерү бригадасының эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек буенча тәҗрибә эшенең куелышы, алдынгы эш тәҗрибәсе буенча район, республика, хәтта Россия,Союз киңлекләренә чыгуы, танылуы, кыйммәтле бүләкләр, автомашина, трактор, киноаппарат, телевизор, баян, фотоаппаратлар, дипломнар һәм рәхмәт хатлары алуы, берничә мәртәбә ВДНХ да катнашуы, 9 укучы һәм укытучылар Ләлә Һадыева, Гариф Нәбиевларның күргәзмәнең бронза медаленә лаек булулары нәкъ ул директор булып эшләгән елларга туры килә.

Укучылар бригадасына турыдан-туры җитәкчелек итүче мәктәпнең производство завучы һәм тәрбия эшләрен оештыручы директор урынбасары Гариф Нәбиев булды. 1975 елда нигез салынган «Дан аллеясы» да авыл һәм район өчен кабатланмас яңалык һәм истәлек. Бу күркәм эш тә Г.Нәбиевның инициативасы белән эшләнә.

Тәҗрибәчелек эшендәге уңышлары өчен биология укутучысы һәм мәктәпнең завучы Ләлә Һадиева «Яшьләрнең остазы», РСФСР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының «Социалистик Авыл хужалыгы отличнигы» билгеләренә лаек була. Аңа 1978 елда хөкүмәтебезнең олы бүләге Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бирелә.

Смәел мәктәбендә детдом балаларына белем биргән укытучылар:

Волкова Ольга, Зарипова Банат, Хәкимов Гайфи, Нәбиев Гариф, Михайлов Степан, Миннемуллина Фәрхиҗамал, Нәҗипова Сания, Нәҗипова Наилә, Шакирова Бибинур, Зиятдинова Сәгъдия, Шәрәфетдинов Сәлих, Хәбибуллина Разия, Касыймова Рәйсә, Гаделшина Кадрия, Рычкова Александра, Фәхриева Венера, Гадершина Сания, Артемьева Екатерина, Хөснетдинов Нургаян.

Смәел урта мәктәбе укытучылары

(1938 – 1945 еллар)

 

 

 

Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музеенда узган чорның ил күләмендә әһәмияткә ия булган сугыш еллары истәлеге саклана. Ул мәгариф ветераны Ольга Федоровна Волкова тапшырган истәлек - аңа җибәрелгән И.Сталинның рәхмәте, котлау телеграммасы.

 "Из Москвы, №3898, 1943.1.12. Правительственная, Ципья, Тат. АССР, секретарю Ципьинского райкома ВЛКСМ Волковой, помощнику начальника политотдела комсомольской Дмитровской МТС Галиевой.Передайте комсомольцам и пионерам Ципьинского района, собравшим 100000 рублей на строительство боевых машин для Красной Армии, мой горячий привет и благодарность"

  И.В. Сталин

1940 елгы фото рәсем                                                                                                                                                             

 Ольга Федоровна район күләмендәге олы хөрмәткә лаеклы шәьес. 1941-45 елларда Чепья районы ВЛКСМ райкомы 1-нче секретаре,  1945-51  елларда Арбор җидееллык мәктәбен, 1951-56 елларда Смәел урта мәктәбен җитәкләгән директор һәм 1957 елдан пенсиягә чыкканчы туган авылы Доргада башлангыч мәктәп директоры, укытучы.

"Тормыш-тормыш инде, гел шатлыклардан, уңайлыклардан гына тормый. Шулай да без бердәм идек, дус булдык, килешеп, аңлашып эшләдек. Мәктәбебез районда алдынгы урыннарда барды", - дип искә ала ул Смәелдә эшләгән чорларын тыйнак кына."1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен", Бөек Җиңүнең 20,30,40,50,60 еллыгы юбилей медальләре һәм "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән. Бу өлкән яшьтәге ветеран укытучының 2005 елның апрель аенда хакимиятнең яшьләр эшләре һәм мәгариф бүлекләренең котлавын, бүләкләрен тапшыру өчен булган очрашудагы күз яшьләрен күрү, "Мине каян эзләп таптыгыз соң", - дип күз яшьләренә буылып әйткән сүзләрен ишетү миңа авыр да, шул ук вакытта ниндидер күңел рәхәтлеге дә булды. Мөгаен аның онытыла барган, тоныкланган хезмәтенә ачыклык кертүдән, аны искә алудан туган тойгылар булгандыр алар.Ольга Волкова (Рябчикова) Дорга кызы, 1920 елгы. Яңгул урта мәктәбенең I-чыгарылыш укучысы (1938 ел), Кукмарада кыска сроклы педагогик курслар тәмамлаган, 1938 елда Шеңшеңәр ТБУМында хезмәт юлын башлаган. Ветеран 2006 елда вафат.

Сугыш корбаннарына куелган һәйкәл

 

 

 

 

 

 

Советлар Союзы герое Гайфетдин  Гыйльметдиновка куелган бюст.                                                                                          

     Авторы: авылның һәвәскәр скульпторы Габдулла Гыйззәтуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хәтер аллеясенә 1975 елда нигез салынган

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                            Авылның культура йорты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                          Элеккеге мәктәп бинасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Смәел урта мәктәбенең хәзерге бинасы (2007)

 

                                1941-1945 еллардагы сугышның бер мисалы

 

Балтач җирлеге сугыш елларында зур сандагы эвакуацияләнгән гаиләләрне кабул иткән, үз канаты астына алган, көченнән килгәнчә яшәү шартлары тудырган, олы җанлылык күрсәткән. Эвакуацияләнгән гаиләләр авыл советларына кергән авылларга урнаштырылганнар. Ул чорда авылга өстәмә кешеләр кабул итү гөлбакчада кунак кабул итү булмагандыр. Кысылырга туры килгәндер, мәшәкатьләр өстәлгәндер, җаваплылык арткандыр, тел белмәү, аралашу кыенлыклары тугандыр.

«…эвакуацияләнгәннәрне кабул итү торак җитмәүчелегенә китерде, район халкына кысылырга туры килде. Жылы, ачык караш белән туганнарча каршы алу, аларга булышу изге патриотик бурыч», ― бу сүзләр 1942 елның 10 ноябрендә район Советы сессиясендә докладта әйтелгән иде. Бу эш белән шөгыльләнү өчен район буенча эвакуация бюролары төзелгән. Бюро составына Балтач районында Хәбибрахманова (җитәкче), Әхмәт Абдракитов, Чепья районында Нәҗип  Һадыев (җитәкче), эвакуация белән килгән Заһидулла Хәмидуллин һәм һәр ике районның мәгариф бүлеге мөдирләре Мөхәммәтҗан Кильдиев, Галия Шәйхетдинова, милиция начальниклары кертелгән.

Районга барысы 831 семья, 2251 кеше килгән. Шулар эченнән мәктәп яшендәгеләр 420 бала. Бу – 100 хуҗалыклы 8 авыл дигән сүз. Килгән семьяларның иң күпчелеге Чепья, Иске Чепья, Мельничная, Янгурчи, Тлогурт авылларына – 144 гаилә, Кече Лызи авыл Советына кергән авылларга  66 гаилә урнаштырылган. Саннарның күп булуы тел мәсьәләсен күздә тотып эшләнгәндер инде. Смәел һәм Яңгул авылларына 9ар семья урнаштырылган.

Эвакуация белән килгән семьяларның балалары өчен рус класслары ачылган, эвакуацияләнгәннәрнең үз араларыннан укытучылар билгеләнгән. Мәсәлән, Смәелдә В.М.Семина, Г.М.Цицилина рус теленнән укытканнар, эвакуация тәртибендә килгән Зөһрә Булатова эшләгән (1945-1946 елларда Чепья урта мәктәбе директоры). Яңгулда М.Тартаковский, П. Михайлова рус теле укытканнар. Пыжмара мәктәбендә эстон класслары ачылган, укытучылар итеп Пиом һәм Голейерлар билгеләнгән.Әйе, районның сугыш чоры мәгариф тарихына язылган исемнәр байтак икән.

Борбашта укытучылар булып Коган һәм Карповлар, Борбаш Сәрдегәнендә Качанова һәм Шибановалар, Түнтәр мәктәбендә Кареева, Н.Николаева, М.Е.Байбородалар эшләгән.

Соснада Серафима Печенкина, Тойя Мэри, Сәрдектә Коротких, Шода мәктәбендә Е.И.Сирцова һәм Рахиль Мейер, Салавычта Ирина Узданская, Иске Көшкәттә Т.В Лялина укучыларга белем биргәннәр.

Балтач мәктәбендә  укыткан ленинградлы Лидия Хмылко, Нина Трофимова; Польшадан килгән Бронислава Жехте, ригалы Михай Вольпе һәм Мәскәү шәһәреннән туган авылына кайткан Мәхфүзә Кутуева турында яхшы истәлекләр саклана.

Чепьяда эвакуацияләнгән укытучыларның хезмәтләрен онытмыйлар, күңел җылылыгы белән искә алалар. Сугыш елларында Чепья урта мәктәбенең директорлары булып нигездә эвакуация белән килгән хатын-кызлар – Евгения Тимофеевна Каверина, Вера Николаевна Мейева, Зөһрә Фатыйх кызы Булатова эшләгәннәр. Вера Чернявская  (математик), Е.С.Гарагуля  (РОНОда инспектор), В.А.Смирнова  (физкультура укытучысы), А.Дропченко  (военрук) балаларга белем биргәннәр. Укытучылар булып эшләгән Нина Барсук, Таня Бикеева, Стезия Нодель, Федор Ребровский, Шура Белова, Теменко, Трошкина, Ермилова һәм Капелюшларның Чепьяда эзләре калган, исемнәре тарихка языла.

Авылда яшәгән эвакуацияләнгәннәр дә эшләгәннәр, авыл халкына булышканнар, чүп утаганнар, көлтә бәйләгәннәр, яшелчә үстергәннәр. Аларны буш йортларга, әз кешеле гаиләләргә урнаштырганнар. Әсма Хабибуллина, Гариф һәм Һади Хуҗиннар гаиләсендә; Касыйм һәм Вәли Сафиннарның буш торган йортларында яшәгәннәрен хәтерлиләр. Шагыйрь Шәйхи Маннурның хатыны Тәгъзимә кечкенә кызы Миләүшә белән Хөснетдинов Габдрахманда торган, тарихтан укыткан. Зөһрә Булатова рус теленнән дәресләр биргән.

Эвакуация белән килүчеләрдән ике кеше үлеп авыл зиратына җирләнгән.

(Рәйсә Шагиева хатирәләре, 2007 ел).

 

Район архивыннан: Смәел авылына урнаштырылган

эвакуацияләнгән семьялар

 

 

 

Зөһрә Фатыйх кызы Булатова

1946 елгы фото рәсем

Смәел авылының үзешчән шагыйре Фаварис Галиев язмалары

                   Авыл турында баллада

Килгәчтен Калага Тимернең яулары,

Ил өчен башлангач орышлар иң авыр.

Исмәгыйль улларын җибәрде орышка;

Бирмәгез җирне, дип, дошманга карыш та.

Тигезсез орышта Хан-кала яуланды.

Дошманга бирелми угланнар баш салды.

Акты кан күч булып, чулманга юл алды,

Илереп кайгыдан Ил-ана елады.

Аксакал Исмәгыйль калса да терәксез,

Милләтне, ыруны саклау иң кирәк эш.

Барлап ул сау калган нәселне, ыруны,

Карурман ягына алды ул юл туры.

Далада — кан дошман, алда — карурман,

Ыру ач-ялангач, йончылган, арыган...

Карурман билгесез һәм шомлы булса да,

Яшәүгә ышаныч, өметләр тик анда.

Михнәтле - газаплы, куркыныч шул юлда,

Очрады аларга бормалы бер елга.

Туктатып Исмәгыйль шушында ыруны,

Башлады ыруга ул нигез коруны.

Бу елга күп сулы — Шушма дип атала,

Шушмадан еракта калды шул Хан-кала...

Хан-кала, Хан-кала... Мәгърур башкала,

Дошманнар явыннан булды шул көл-кала...

... Шушманың буйлары — урманлы, тугайлы.

Урманы — киекле, тугае — тургайлы.

Исмәгыйль ыруы төпләнде шушында,

Җире бай, урыны җай — яшәргә уңайлы.

Татарлык асылы — эшчәнлек, тырышлык,

Аның бу сыйфаты — алтынга торырлык!

Татар эш башласа, хикмәтле була ул —

Казыксыз урында төзелде зур авыл!

Исмәгыйль авылы — Смәел авылы,

Гасырлар буенча үсте һәм ныгыды.

Килсә дә бозарга тәреле урыслар,

Сатмады рухын — динендә нык торды...

Иссә дә милләткә каршы үч-давыллар,

Нык торды давылга сибелгән авыллар.

Авыллар — милләтнең рухы, терәге,

Сафланды авылда татарның йөрәге.

Изсә дә милләтне баскыннар газабы,

Булыр, дип, түземнең ахыр бер азагы,

Сабырлык һәм нәфрәт төйнәлде үч булып.

Янартау шикелле гайрәтле көч булып.

Калада баш булса баскынчы явызлар,

Саклады татарны меңләгән авыллар.

Килер, дип, берзаман бәйсезлек, азатлык,

Түзелде... тормышлар булса да газаплы.

Һәм килде менә көн! Үч күчеп акылга,

Кайтты милләтем үзенең асылга!

Тончыкты сөременә явызлык оясы.

Көннэн-көн яктыра азатлык кояшы!

Безгә килегез!

Смэелгә кергәндә,

Таш күпердән үтәсе.

Эзләмәгез читтән бәхет,

Бездә аның чишмәсе.

Шушма буйлары болын,

Болында уйный колын.

Йөрәгем ут, тотсам әгәр

Смәел кызы кулын.

Смәелдә — Шәм елга,

Җиләккә бай, шәп елга.

Яшьлегемне сагынып киләм

Шул елгага һәр елда.

Авылымны ямьләндереп

Челтерәп ага чишмәләр.

Сөйгәннәр вәгъдә биргәнне,

Шул чишмәләр беләләр.

Ямьле туган җиребез,

Матур туган көнебез

 Бәхет кошы кирәк булса,

Смэелгә килегез!

 Талантларга бай җирем

Һөнәрчеләргә бай авылым,

Сүзне йөртмик ерактан;

Андый кәсепкә аларны

Тормыш үзе өйрәткән.

Могҗизалар тудыралар

Таш, агачтан, талдан,

 «Смәел осталары», дигән дан

Тарихка кереп калган.

Һәвәскәрләр дә күп бездә,  

Көйчеләр, шигырьчеләр...

Шундый талантлар алдында

Баш ияр сихерчеләр.

Яшиләр, иҗат итәләр,

Эшләреннән тәм табып.

Туган авылны иратып,

Туган җир өчен янып.

   Смәелгә кайтам! 

Авылыма кайтам —  

Смәелгә кайтам!...

Ямансулап көтеп.

Аны сагынып.

Язмыш җиле мине

Ташласа да кайда,

Җаным белән яшим

Аңа табынып.

Авылыма кайтам —

Смәелгә кайтам!...

Кочарга, дип, кысып

Газиз әнкәмне.

Күрергә, дип, кабат

Яшьлек сукмакларын,

Очар канат биргән

Газиз мәктәпне.

Авылыма кайтам —

Смәелгә кайтам!...

Шушма былбыллары

 Җырын тыңларга.

Һәм җиләкле Шәмнең

Хәтфә ярларында,

Чиләк-чиләк татлы

Җиләк җыярга.  

Авылыма кайтам —

Смәелгә кайтам!... Көтә мине анда

Сагынып сөйгәнем.

Көтә мине таллар,

 Сакларбыз, дип, калган,

Җаныемның: «Өзелеп

Сөям!», дигәнен.

Авылыма кайтам —

Смәелгә кайтам!...

 Дөньяда иң матур

Миңа авылым.

Язмыш җиле мине

Ташласа да кайда,

Туган авылым сиңа

Тугры калырмын!

 

 

 

 

Индекс:422258

 

 

 

Hosted by uCoz