Главная страница | О районе | Новости | Информация

НОВОСТИ:  района  села  предприятий  образования  |  культуры  спорта

Hosted by uCoz
Hosted by uCoz
Hosted by uCoz

 

 

Дополнительные информации:

 


РУЭС

МПП ЖКХ

Балтасигаз
Газета "Хезмэт"
Радио "Кайтаваз"
Реклама
Магазины
Полезные сайты
Афиша
Форум

Гостевая книга

 

 

Наш календарь:

 

   

Карар

 

2010 нчы ел районыбызның  80 еллыгына

максатчан әзерлеге уңаеннан

«Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр,

безнең җырлар» дип исемләнгән хезмәт

һәм сәнгать бәйрәме уздыру хакында.

—————————————————————————————————

      Районда үзешчән сәнгатьне тагын да югарырак  күтәрү, аны киң җәелдерү, төрле яшьтәге үзешчән сәнгать осталарын барлау һәм аларны сәхнәґә чыгару, районыбыз мәдәният учакларының материаль техник базасын ныгыту максатыннан  Балтач  муниципаль  район   башлыгы к а р а р  бирә:

 

            1. 2007 нче елның декабрь аеннан 2008 нче елның апрель аена кадәр «Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар» дип исемләнгән хезмәт һәм сәнгать бәйрәмен үткәрергә.

2.                 2.Хезмәт һәм сәнгать бәйрәмен үткәрү нигезләмәсен расларга. (Кушымта № 1)

3.                3.Авыл җирлекләре башлыкларына үз җирлегендәге хезмәт коллективларына бәйрәмне әзерләү  буенча  эшне тиешле дәрәҗәдә оештыруны тәкъдим итәргә.

4.                4.Үзешчән сәнгать осталары концертларын әзерләү һәм үткәрү өчен тиешле шартлар булдыруны (сәхнә киемнәре тектерү, музыкаль аппаратура һәм транспорт белән тәэмин итү һ.б.), бәйрәмне оештыру (ярминкә, күргәзмә) белән бәйле чыгымнарны финанслауны урыннардагы оешма-предприятия, учреждениелар,    авыл хуҗалыгы предприятияләре җитәкчеләренә тәкъдим итәргә.

5.                 5.Коллективларга методик һәм практик ярдәм оештыруны  мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф.Садыковка йөкләргә.

                6.Район «Хезмәт» газетасы редакциясенә (җитәкчесе Н.М.Галиев), җирле радиотапшырулар редакциясенә (җитәкчесе Г.С.Маннапова) концертларны даими яктыртып баруны тәкъдим итәргә.

 

7.                 7.Бәйрәмне йомгаклау һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган үзешчән сәнгать осталарын бүләкләү белән бәйле чыгымнарны финанслауны  финанс бюджет палатасына (җитәкчесе Р.М.Ильясов) йөкләләргә.

8.                 8.Хезмәт һәм сәнгать бәйрәмен уздыру графигын, оештыру комиссиясен, йомгак ясаучы жюри составын  расларга. (Кушымта № 2,3,4)

9.                 9.Әлеге карарның үтәлешенә җаваплылыкны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.И.Шакировка йөкләргә.

 

       Балтач муниципаль

        район башлыгы                                                                         М.Х.Зарипов

 

                                                     Балтач муниципаль район

                                          башлыгының 2007 ел

                                          карарына № 1 кушымта

 

 

«Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар»

 дип исемләнгән хезмәт һәм сәнгать бәйрәмен  үткәрү турында

н и г е з л ә м ә

  

Максаты:

 

  •   районда халык иҗатын киң җәелдерү, хезмәт ияләренең буш вакытын файдалы үткәрү, халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүне яхшырту;

  • эшләп килүче һәм яңа оештырылган сәнгать түгәрәкләренең эшчәнлеген ныгыту, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның осталыгын күтәрү;

  •   күргәзмәләр аша ирешелгән уңышларны, авыл тарихын яктырту, җирлектәге хөнәрчеләрне барлау, аларның хезмәтен халыкка тәкъдим итү;

  • мәдәният йортларының материаль-техник базасын ныгыту.

 Үткәрү тәртибе:

 

1.                1. График нигезендә катнашучы оешма-предприятияләр, учреждениелар һәм хуҗалыклар турындагы мәгълүмат белән район халкының «Хезмәт» газетасы, «Кайтаваз» радиосы аша алдан хәбәрдәр булуына ирешергә.

2.                 2. График нигезендә билгеләнгән көннәрендә һәм урыннарда оешма-предприятие, авыл хуҗалыгы җәмгыятләрендә җитештерелгән продукцияләрдән ярминкә оештыруны тәкъдим итәргә. Ярминкә 14 сәгатьтә башлана, сату барышында халыкны кич билгеләнгән  мәдәният йортында үткәреләчәк чарага чакырырга.

3.                 3. Шушы ук көнне график нигезендә билгеләнгән мәдәният йортының фойесында күргәзмә оештырыла. Күргәзмә 14 сәгатьтә ачыла.

4.                 4. Кичке 19 сәгатьтә график нигезендә билгеләнгән урыннарда  үзешчән сәнгать осталарының иҗат концерты тәкъдим ителә. 

  

Үткәрү  шартлары:

1.Үзешчән сәнгать  концертларында авыл җирлегендә яшәгән төрле профессия кешеләре, мәктәп укучылары катнаша ала;

               2.  Концертларда сәнгатьнең түбәндәге төрләре буенча катнашырга мөмкин:

1)               1) Музыка сәнгате - халык уен коралларында аерым башкаручылар, уен кораллары ансамбле;

               2) Җыр /халык, эстрада/ - ялгыз башкаручы, дуэт, трио,вокаль ансамбль;

              3)  Хор – һәр чыгыш ясый торган җирлеккә бер хор коллективы;

             4)   Бию /төрле халыклар, эстрада/ - ялгыз башкаручы, күмәк бию;

            5)    Нәфис сүз – үз җирлектәге хәвәскәр язучы иҗатын кулланырга;

             6)  Оригиналь жанр – фокус, нәфис гимнастика, жонглер, клоунада, понтамима;

            7) Гаилә ансамбльләре.

               8) Фольклор коллективлар чыгышы.

3.                3. Тамашачыга тәкъдим ителә торган концерт программасы 2 сәгатьтән артмаска тиеш;

                4. Концерт программалары алдан әзерләнеп комиссиягә бирелергә тиеш.                                          

      Йомгак ясау тәртибе:

          Жюри түбәндәге балл системасы буенча йомгак ясый:

               1.  Ярминкә-сату – 50 балл

/ халыкка тәкъдим ителгән продукцияләр көн-күреш таләпләренә туры килергә тиеш, оформлениега аерым игътибар биреләчәк/

              2.   Күргәзмә – 50 балл

           3.      Иҗат концерты:

     Музыка сәнгате:

а) уен коралларында аерым башкаручылар:

-         курай – 5 балл

-         кубыз – 5

-         тальян – 5

-         баян – 5

-         гөслә – 5

б) ансамбль – 20     

 Җыр:

-         ялгыз башкаручы – 5

-         вокаль ансамбль – 20

-         дуэт, трио – 10

-         хор – 30

     Бию:

-         ялгыз башкаручы – 5

-         күмәк бию – 20

     Нәфис сєз – 10

     Оригиналь жанр:

-         фокус – 10

-         нәфис гимнастика – 15

-         жонглер – 10

-         клоунада – 10

-         понтамима – 10

     Гаилә ансамбльләре – 30

     Фольклор коллективлар – 30

4.                 Оешма-предприятие, учреждение һәм авыл хуҗалыгы предприятияләренең мәдәният учакларына  күрсәткән ярдәме:

-         Сәхнә костюмнарына – 60 балл

-         Аппаратура – 60 балл

 

        Хезмәт һәм сәнгать бәйрәменә йомгак 4 апрель көнне район мәдәният йортында ясалачак. Йомгаклау Гала концертта хезмәт һәм сәнгать бәйрәмендә катнашкан һәм «Иң яхшы…» исеменә лаек булган һәвәскәр башкаручылар катнаша.

Искәрмә: Үткән смотр-конкурсларда, фестивальләрдә «Лауреат», «Дипломант» исемнәренә лаек булган үзешчән сәнгать осталарын концертларда кунак буларак кына катнаштырырга мөмкин.

  Район башкарма комитеты

  җитәкчесе урынбасары                                                                      Р.И.Шакиров

 

                  Балтач муниципаль  район  

            башлыгының    2007 ел

               карарына № 2 кушымта

 

                                                                                                                                                                                               

                                                     

Хезмәт һәм сәнгать бәйрәмен үткәрү графигы:

 

Район үзәгендә

 

№ п/п

Үткәрү вакыты

Катнашучы

 

1

14 декабрь

«Алга» күмәк хуҗалыгы

2

21 декабрь

«Тимирязев» җәмгыяте

3

28 декабрь

 Район мәдәният йорты, Үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбе

4

11 январь

«Татарстан» җәмгыяте

5

15 январь

«Татавтодор – МДСУ-1», «Стройремтех», «Юлчы» җәмгыятләре

6

18 январь

Рәхимов хуҗалыгы

7

 25 январь

«Яңа тормыш» җәмгыяте

8

 29 январь

«Каракүл» җәмгыяте, Балтач урта мәктәбе

9

 1 февраль

«Сорнай» хуҗалыгы

10

 5 февраль

КУП «Балтасинское МПП ЖКХ», «Ципьинское МПП ЖКХ», Детсад №2

11

 8 февраль

«Шушма» хуҗалыгы

12

 12 февраль

«Ушма» җәмгыяте

13

 15 февраль

«Игенче» хуҗалыгы

14

 19 февраль

«Вамин Татарстан» акционерлар җәмгыяте, Гимназия

15

 22 февраль

«Сосна» хуҗалыгы

16

 26 февраль

Балтач сельхозтехникасы, Агропромснаб

17

 29 февраль

  Балтач район үзәк шифаханәсе               

18

 4 март

«Татарстан почтасы», Балтач РУЭС

19

 7 март

«Борбаш» җәмгыяте

20

 11 март

Балтач агрохимсервис, ПЛ - 96

21

 14 март

ЭПУ «Балтасигаз», Пенсия фонды идарәсе

 

Чепья авылында

 

№ п/п

Үткәрү вакыты

Катнашучы

 

1

10 январь

«Труд» җәмгыяте

2

17 январь

«Смәел» хуҗалыгы

3

24 январь

«Кама» күмәк хуҗалыгы

4

7 февраль

«Сәфәрҗәґмгыяте.

5

14 февраль

«Маяк» күмәк хуҗалыгы

6

21 февраль

«Түнтәр» хуҗалыгы

7

28 февраль

«Активист» хуҗалыгы

8

6 март

«Арбор» җәмгыяте

9

13 март

«Нөнәгәр»хуҗалыгы

10

18 март

«Кызыл юл» хуҗалыгы

11

20 март

«Тукай» хуҗалыгы

12

25 март

«Искра» хуҗалыгы

13

27   март

«Якты юл» җәмгыяте

 

 Район башкарма комитеты

җитәкчесе урынбасары                                                                                        Р.И.Шакиров

 

              Балтач муниципаль район башлыгының

             2007 ел карарына № 3 кушымта

                                                   

 

Хезмәт һәм сәнгать бәйрәмен оештыру комиссиясе:

 

1.                 Шакиров Р.И.  – Район башкарма комитеты җитәкчесе             

                                урынбасары, комиссия рәисе;

2.                 Садыков Р.Ф.-    Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге       

                                начальнигы, комиссия рәисе урынбасары;

3.                 Зиатдинова Л.М. – авыл клублары буенча методист, комиссия  

                                 секретаре;

                      

Комиссия членнары:

 

4.                 Садыйков Н.Г. – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

                                Начальнигы

5.                 Зарипова Р.М.  – үзәк китапханә директоры

 

6.                 Каримова Ф.Р.  – балалар сґнгать мәктәбе директоры;

7.                 Галиев Н.М.      - «Хезмәт» газетасы редакторы                     

8.                 Маннапова Г.С.  - «Кайтаваз» радиосы җитәкчесе

9.                 Ильясов Т.М.    -  район балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате

                                  укытучысы

 

     Район башкарма комитеты

     җитәкчесе урынбасары                                                                              Р.И.Шакиров

 

 

 

                          Балтач муниципаль район башлыгының              

2007 ел карарына № 4 кушымта

                                                         

 

Жюри составы:

 

1.                 Садыков Р.Ф. – район башкарма комитетының мәдәният

                               бүлеге начальнигы – жюри рәисе

 

2.                 Шәйхелмарданов А.А.- район мәдәният йорты директоры

 

3.                 Ситдикова М.Г.  – район балалар сәнгать мәктәбе завучы

 

4.                 Васинкин Э.Г. -    район балалар сәнгать мәктәбенең бию

                                      укытучысы

5.                 Шакирзянова Л.Г. – үзәк китапханә методисты

 

6.                 Галиаскаров А.А. – район мәдәният йортының Халык театры

                                       режиссеры

 

   Район башкарма комитеты

   җитәкчесе урынбасары                                                                              Р.И.Шакиров

 

Hosted by uCoz

ДАТА/ВРЕМЯ:




 

 По вопросам, предложениям и замечаниям обращайтесь к создателям проекта!

Наши контакты:

Гильмутдинов Ранис

тел.: 89274321533;

е-mail: ranis93@list.ru

Cадыйков Азат

тел.: 89178674568;

е-mail: sad-azat@mail

Габдрахманов Салават

тел.:89196351344

Baltasi-inform@yandex.ru

 

САЙТ БАЛТАСИ-ИНФОРМ!!!

 

Hosted by uCoz